Цифрлы технологияләр

Өстәмә һәм виртуаль чынбарлык

Виртуаль чынбарлык

Виртуаль чынбарлык күзлекләре хәзерге Казан турында гадәти булмаган 3D панорамалы һәм анимацион инфографикалы хикәягә чакыралар.

Өстәмә чынбарлык

Патша Петр I-ның кулын кысаргамы, яки татар шагыйре Габдулла Тукай һәм башка танылган персонажлар белән “селфи” ясаргамы – өстәмә реальность технологиясе белән булмастай эш юк. Сенсор тамашачыларның урынын билгели, ә процессор аларга интерактив видеостенада үткән заман виртуаль персонажлары белән узара бәйләнештә булу мөмкинлеген бирә.

Үзең белән истәлеккә

Өстәмә чынбарлыкның һәр катнашучысы очөн истәлекле фотосүрәт күңелле сюрприз булачак. Өстәмә чынбарлык видеостенасы янындагы планшетлардан тарихи танылган шәхесләр белән төшкән фотосүрәтеңне электрон почтага җибәрергә яки социаль челтәргә урнаштырырга мөмкин. Фотосүрәтләрне беренче катта урнашкан мультимедияле киоскта тиз вакытта бастырып чыгарырга мөмкин.

Бүлешергә