Искитмәле инсталляцияләр

Тарихи макетлар һәм динамикалы проекцион тамаша.

Казан макетларда

Казанның йөзе XVI һәм XVIII гасырларда тарихи яктан чынлык белән, җентекләп, реаль макетларда ясалган. Хәзерге Казан бу макетта бик җентекләп тәкъдим ителгән, анда тарихи үзәкнең һәр бинасын эзләп табуы мөмкин диярлек. Макетларның гомуми мәйданы өч йөз квадрат метрдан артып китә, ә Татарстанның төп истәлекле урыннарының берсе – Сөембикә манарасының биеклеге берничә сантиметр гына.

3D Мэппинг

Күләмле видеопроекцияләрнең заманча технологияләре тамашачы күз алдында шәһәрнең тормыш рәвеше һәм Казанның үсүен билгеләгән якты тарихи вакыйгаларны җанландыра.

Аудиогид

Һәр килүчегә чишенү бүлмәсендә бер тапкыр киелә торган колакчыннар белән электрон планшет (аудиогид) бирелә. Бу мобиль ярдәмче күргәзмә-тамашалы комплекс эчендә килученең урынын төгәл билгели, шунлыктан һәр экспонат янында кирәкле мәгълүматны тәкъдим итә. Мондый экскурсияче белән заллар буенча йөрү бик кызыклы һәм мавыктыргыч.

БҮЛЕШЕРГӘ