Детям

Төрле яшьтәге балаларга кызыклы булачак.

Безнең кечкенә хәрәкәтчән кунаклар өчен без махсус балалар зонасы күздә тоттык – тулы бер зал, анда алар вакытны кызыклы итеп үткәрә, шул үңайдан күп яңалык белә алачак.

“Нокталарны тоташтыр”, “Кабарткычны шартлат”, “Рәсем ясау” шулай ук Xbox белән яңа буын уеннары балаларны зур компьютер экраннарындагы якты һәм күңелле интерактив күңел ачуга җәлеп итә.

Шулай ук зур дисплейда – уен, аның сюжеты Казанның барлыкка килүе турындагы борынгы риваятьтән алына. Кыю батыр еланнар белән көрәшә һәм барысында җингәч, Зилант исемле аҗдаһаның үзе каршына чыга. Аллегорик сугышлар уенда тыныч характер йөртә, шуңа күрә иң кечкенә кунакларга да яраклы.

Олыракларны Казан тарихы, аның нигезеннән башлап бүгенге көненә кадәр, гомуми белем буенча мавыктыргыч бәйгенамәдә катнашырга чакырабыз.

Поделиться